Илмира сөйгәне белән ял иткән фотоларын күрсәтте. Әмма аларда егетенең йөзен каплап куйган. Кулга-кул тотынышып төшкән романтик фотолары да бик күп куелды.
«Лаеклы ял. Юк, күрсәтмим. Менә инде 2,5 ел без бергә. Бәхет тынычлыкны ярата!» – дип яза ул. «Бары тик яратканда гына кеше яши башлый», – дип тә язып куйган.
Бу яңалык күпләрдә кызыксыну уятты. Дуслары Ильмираның бәхетле булуын тели.
Ә берсе фотодагы кулны таныган. Ул Марат Яруллинныкы дип уйлый. «Марат Яруллин икәнен барыбер белдек. Кулындагы миңеннән», – дип яза ул. Менә шулай!
Фото: җырчының социаль челтәрләрдәге шәхси битеннән