+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 октябрь 2024, 06:58

Уфада Русия энергетика форумы уза

Русия энергетика форумы һәм «Урал энергетикасы» күргәзмәсе 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак, ул утызынчы тапкыр оештырыла. Анда 280 федераль һәм төбәк эксперты катнашачак. Белоруссия, Кытай, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән делегацияләр килүе көтелә.

Уфада Русия энергетика форумы узаУфада Русия энергетика форумы уза
Уфада Русия энергетика форумы уза

Уфада узучы "Урал энергетикасы" XXX халыкара күргәзмә һәм Русия энергетикасы форумын республика Хөкүмәте, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмәләр компаниясе оештыра.

- Хәерле көн, хөрмәтле "Урал энергетикасы" XXX халыкара күргәзмәсендә һәм Русия энергетикасы форумында катнашучылар. Чараны утызынчы тапкыр үткәрәбез. Башкортстан энергетика өлкәсендә - алдынгылар рәтендә. Без елдан-ел тармакны камилләштерәбез. Биредә Русиянең электр челтәрләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк вәкилләре, фән берләшмәләре һәм сәнәгать компанияләре вәкилләре җыелган. Безгә сезнең белән иң яхшы практикалар белән алмашу - бик мөһим, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, чараны ачып.

Алга таба Благовещен районында 110 КВ йөкләнешле "Юлдаш" подстанциясен эшләтеп җибәрү узды. Ул Благовещен алгарышлы үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баручы инвесторларга исәпләнгән.

– Безнең күркәм традиция барлыкка килде - ел саен форумда яңа объектлар, яңа төзелешләр эшләтеп җибәрәбез. Бүген дә ике күңелле вакыйга. Һәм Без энергетика предприятиеләре җитәкчеләренә бик рәхмәтле, - диде Радий Хәбиров.

- Бу объект - гамәлдәге сәнәгать предприятиеләре үсеше өчен дә, төзелеп килүчеләр өчен дә ышанычлы энергия чыганагы булачак. Шулай ук якын арада Озон компаниясенең күпләп-бүлү үзәге эшли башлаячак. Болар барысы да - район өчен дә, тулаем республика өчен дә эш урыннары һәм инвестицияләр. Сезгә, Радий Фәрит улы "Сәнәгать сәгате" кысаларында каралган инициативаны хуплаганыгыз өчен, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, "БашкирЭнерго" компаниясенә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова.

Яңа «Юлдаш» подстанциясе көнкүреш һәм сәнәгать кулланучыларын электр энергиясе белән тәэмин итәчәк, шулай ук тулаем алганда муниципалитетны энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырачак. «Башкирэнерго» компаниясе төзелешенә 372,5 миллион сум инвестицияләгән.

Карман ГРЭСының беренче энергоблогын модернизацияләүгә дә старт бирелде. Белгечләр фикеренчә, модернизацияләү өчен бар запас частьләр кайтарылган. Өстәвенә - алар барысы да Русиядә җитештерелгән.

– Бу мөһим вакыйга, без аңа озак бардык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

«Башкирская генерирующая компания» генеральный директоры Тимофей Дубровский Президент программасы буенча илнең барлык станцияләрендә 40 ГВТ чамасы егәрлек модернизацияләнүе турында сөйләде.

- Без карман ГРЭСын, Уфадагы станцияләрне модернизациялибез. Стәрлетамакта, Благовещенскида. Безнең бурыч - аларның гомер вакытын озайту. Ягъни тагын 50 ел бу станцияләр ышанычлы һәм өзлексез эшләячәк, республика халкы файдасына энергия бирәчәк, – диде Тимофей Дубровский.

Исегезгә төшерәбез, әлеге форум кысаларында 40 чара үткәрү планлаштырыла. Анда илнең 20 субъектыннан вәкилләр катнашачак.
Төп чара - "Энергетика инфраструктурасы: яңа вакыт өчен яңа чишелешләр" исеме белән үтүче пленар утырыш булачак. Форумда Русиянең электр челтәрләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк вәкилләре, фән берләшмәләре һәм сәнәгать компанияләре катнаша.

Шулай ук югары һәм урта белем алучы студентлар өчен Яшьләр форумы оештыру да көтелә. Аның кысаларында энергетика компанияләре директорлары белән "галстукларсыз очрашу" көтелә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас