+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь , 11:55

Хуш, Нурия апа...

Уфада башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булды. Бу хакта аның «Юлдаш " радиосындагы хезмәттәшләре хәбәр итте.

Хуш, Нурия апа...
Хуш, Нурия апа...

Нурия Насыйбулла кызы озак еллар авыр чиргә каршы көрәште.  

Нурия Абдуллина 1957 елның 15 мартында Әлшәй районының Баязит авылында туган. 1973 елда Уфаның 1нче мәктәп-интернатын тәмамлый. Аннары музыка-педагогика училищесында махсус урта белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Зианчура районында башлый. 1994 елдан Башкортстан укытучыларны камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.

1996 елда «Башкортостан» теле-радио компаниясенә кабул ителә. Радиода бик күп уңышлы проектлар алып бара. «Кунак» программасы инде күп еллар эфирда уңышлы бара һәм иң рейтинглыларның берсенә әверелде. «Юлдаш» радиосында иң дәвамлысы Нурия Абдуллина алып барган «Сөенче, бәби туган» рубрикасы булды. Ул әлегә кадәр эфирга чыга, тыңлаучыларның иң яратканнарының берсе булып кала.

Нурия Абдуллина җырчы, үзешчән композитор, башкорт халык җырларын башкаручы буларак та танылды.

Мәгълүм булуынча, хушлашу мәрәсиме 1 ноябрьдә Телеүзәктә үтәчәк, башлана 10.00 сәгатьтә.

Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: