+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 06:05

Медосмотрны предприятиенең үзендә үтәләр

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан Уфаның Сәнәгать медицинасы үзәгендә 16 меңнән артык кеше профилактик тикшерү узган.

Медосмотрны предприятиенең үзендә үтәләрМедосмотрны предприятиенең үзендә үтәләр
Медосмотрны предприятиенең үзендә үтәләр
Мондый мәгълүматларны «Милли сәламәтлек саклау 2024» конгрессында Уфаның 13нче дәваханәсе баш табибы Булат Гарифуллин җиткерде.

Сәнәгать медицинасы үзәге 2024 елда ачылган. Зарарлы һәм хәвефле хезмәт шартлары булган хезмәткәрләргә профилактик тикшерүләр үткәрү өчен Үзәк алты күчмә комплекстан файдалана. Алар ярдәмендә профилактик медицина тикшерүләре, диспансерлау, шулай ук беренчел медик-санитар һәм дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү предприятиеләр территориясендә үк үткәрелә. Күчмә комплекслар электрокардиография, ультратавыш диагностикасы һәм башка кирәкле медицина җиһазлары белән комплектланган.

"Үзәкне оештыруның төп максаты - предприятиеләр хезмәткәрләренә медицинадан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Үзәккә яшәү урыны буенча беркетелгән пациентлар гына түгел, ә 23 меңгә якын УМПО хезмәткәре дә мөрәҗәгать итә", - ди Булат Гарифуллин.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас