Федераль әһәмияттәге «Салават Юлаев һәйкәле» мәдәни мирас объектын саклау (реставрацияләү) мәсьәләсе буенча "Башкультнаследие" каршындагы күзәтчелек советына 33 кеше керде. Болар — иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм тарихчылар, төзүчеләр, скульпторлар һәм башкалар.
- Һәйкәлнең техник торышын мониторинглау эшен без 2018 елдан алып барабыз. Нәкъ менә шул вакытта аның канәгатьләнерлек булмаган, авария хәлендә булуы ачыкланган. Шул вакыттан "Башкультнаследие" һәм Уфа шәһәре хакимияте реставрацияне тормышка ашыру өчен планлы эш алып бара. 2020 елда тагын да активрак фаза башланды - скульптура һәм фундамент нигезе, шулай ук курган үзе тикшерелде. Ул бу элементларның һәркайсы хәвеф уята һәм аларны модернизацияләү һәм ныгыту буенча эшләр кирәклеген күрсәтте, - дип хәбәр итте мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Кулбахтин.
Проектның баш инженеры Максим Козлов видеоэлемтә аша совет әгъзаларының сорауларына җавап бирде. Утырышта катнашучылар шактый сораулар бирде һәм үз тәкъдимнәрен әйтте. Мәсәлән, барысы да үтә күренмәле булсын өчен цехта видеокамералар урнаштырырга һәм эшләрнең трансляциясен алып барырга. Моннан тыш, кешеләр борчылмасын өчен эш вакытын төгәл билгеләргә кирәк.
Ведомствода дәүләт экспертизасының баш идарәсе нәтиҗәсен 19 ноябрьдә алырга көтәләр. Ул вакытта инде эшләрнең төрләре, бәяләре һәм сроклары турында сөйләшергә мөмкин булачак. Шуннан соң аларны үтәячәк подрядчы оешманы билгеләү буенча конкурс процедуралары узачак.
Фото: Зөһрә Исламова.