+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 15:30

Салават Юлаев һәйкәле реставрацияләнәчәкме?

Республикада федераль әһәмияттәге "Салават Юлаев һәйкәле" мәдәни мирас объектын саклау (реставрацияләү) мәсьәләсе буенча "Башкультнаследие" каршындагы күзәтчелек советы составы киңәйтелде һәм яңартылды.

Салават Юлаев һәйкәле реставрацияләнәчәкме?Салават Юлаев һәйкәле реставрацияләнәчәкме?
Салават Юлаев һәйкәле реставрацияләнәчәкме?



Күзәтчелек советына танылган җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, скульптура, төзелеш, архитектура, археология һәм башкалар буенча танылган белгечләр керде. Аерым алганда, советның киңәйтелгән составына Русия скульпторы Салават Щербаков керде.
Күзәтчелек советының максаты - Башкортстан символын реставрацияләү процессына җәмәгать контролен тәэмин итү.
Күзәтчелек советы составының актуаль версиясе Башкортстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе сайтында бастырылган.

Приказ сылтамасы: https://okn.bashkortostan.ru/documents/active/589243/

Фото: ВК

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас