+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 15:15

Уфада Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы үтәчәк

Уфада Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлегенең ХХ юбилей форумы нәтиҗәләре буенча ике илнең төбәкара һәм чиктәш хезмәттәшлегенең хөкүмәтара программасына кул куелачак, ул 12 тармак юнәлеше буенча 140 чараны күздә тота. Бу хакта Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач һәм Казахстан сәүдә һәм интеграция вице-министры Кайрат Торебаев рәислегендә хезмәттәшлек буенча ярдәмче комиссиянең чираттагы утырышы барышында билгеле булды.

Уфада Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы үтәчәкУфада Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы үтәчәк
Уфада Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы үтәчәк

- Форум - иң зур мәйданчык. Быелгы форум темасы илләребез төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру булачак. Русия белән Казахстанны күптәнге партнерлык бәйли, ул ышанычлы һәм күппланлы характер йөртә. Быел ике илнең төбәкләре башлыклары катнашыгында 30га якын уртак чара узды, шул исәптән Русия төбәкләре башлыкларының Казахстан Республикасына 6 эш сәфәре, - дип билгеләп үтте Дмитрий Вольвач.

- Башкортстан Русия һәм Казахстан төбәкләрен берләштерүче шундый зур чараны уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Башкортстан һәм Казахстанны тарихи, мәдәни һәм этник элемтәләр бәйли. Бүген безнең республикалар арасында бизнес-бергәлек дәрәҗәсендә эшлекле багланышлар актив үсә. Күп юнәлешләр буенча ике яклы хезмәттәшлек башланды, алар арасында агросәнәгать комплексы, машина төзелеше, химия, азык-төлек, нефть сәнәгате, шулай ук фәнни өлкә бар. Ышанам ки, форум нәтиҗәләре буенча без үзара хезмәттәшлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгара алабыз, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Моратов.

Русия белән Казахстан арасындагы XX төбәкара хезмәттәшлек форумы 26-27 ноябрьдә Уфа шәһәрендә узачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас