+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 09:05

Яшьләр дә тиңләшерлек!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың юл тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Яшьләр дә тиңләшерлек!Яшьләр дә тиңләшерлек!
Яшьләр дә тиңләшерлек!

Юл комплексы безнең республика һәм илебез өчен стратегик яктан мөһим. Автомобиль юллары озынлыгы буенча (50 487,6 км) Башкортстан - Русиядә икенче урында (беренче урында – Алтай крае).

Юллар челтәре үсә һәм яңартыла. Күп очракта гомумдәүләт һәм федераль проектларда актив катнашу нәтиҗәсендә.
2019 елдан 2023 елга кадәр Башкортстанның Юл фонды күләме 150 млрд сумнан артып китте, шуның 44 милиардтан артыгы – федераль бюджет акчалары.

- Республикада гамәлгә ашырылган эре инфраструктура проектлары исемлеге таң калдыра. Кыска вакыт эчендә без Агыйдел аша күпер салуны, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен төзекләндерүне төгәлләдек. Узган ел Нагаево шоссесында дүрт полосалы транспорт чишелеше кертелде. Быел март аенда Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашлыгында республиканың яңа тарихында иң масштаблы инфраструктура проекты булган «Көнчыгыш керү юлы» буенча хәрәкәт башланды. «Көньяк капкалар» масштаблы проекты кысаларында (16 млрд сум) октябрь башында Генерал Рыленко урамындагы транспорт чишелеше буйлап хәрәкәт башланды һәм Пугачев урамын реконструкцияләүне дәвам итәбез. Агыйдел аша аркалы күпергә капиталь ремонт ясыйбыз. 2019 елдан башлап муниципалитетларга торак пунктларга юл салу өчен акча бүлеп бирәбез (2,6 мең чакрымнан артык). 2022 елдан башлап беренче тапкыр бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга акча бүлеп бирелә башлады (ике ел эчендә 59 км юл - 150 млн сумга). Узган елдан 170 км «яктырткыч» юл ремонтланган. Юл төзүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә, гуманитар ярдәм җибәрүгә, яңа территорияләрне торгызуга керткән өлешен аеруча билгеләп үтәсем килә, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләрнең һәркайсы - югары осталык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге, моңа яшьләр тиңләшергә тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас