Җырчы аның белән барысы да әйбәт булуын әйтте.
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Артур теләге буенча, Иркә бүтән бу темага сүз кузгатмаска җыенуын җиткерде.
"Концертларда, социаль челтәрләрдә һәрвакыт безнең белән булдыгыз: исән-сау әйләнеп кайтсын дип, теләкләрегезне әйтеп, безнең, аның өчен борчылып тордыгыз. Артур яраланганнан соң да бик күп кенә хатлар килде. Бик зур рәхмәт. Нәкъ менә тамашачыдан «поддержка» бик зур булды. Аларга тагын бер кат гаилә исеменнән бик зур рәхмәт.
Шуның белән шул. Артурның теләге буенча, гаиләбез белән киңәшләшкәннән соң, бу темага башка әйләнеп кайтмаска булдык. Мөмкин булса, без бу теманы без бүтән сөйләмәс идек" - дигән Иркә. Аңлыйбыз, Иркә. Арытаба гел яхшы хәбәрләр белән уртаклашырга язсын!
Фото: җырчының социаль челтәрләрдәге шәхси битеннән.