Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай диде: “Берәү үлчәүдә хыянәт итсә, ягъни нидер үлчәп сатканда (яки сатып алганда) алдашса, тормышында авырлык күрер. Кем намаз вакыты кергәнен белдерүче азанга игътибар итмәсә (аңа хөрмәт белдермәсә), аның өендә тынычлык булмас. Әгәр Адәм балалары бакча-басулардан алган уңыштан гошер чыгармаса, Аллаһы Тәгалә кирәк булган вакытта яңгыр яудырмас, бәлки бөтенләй дә яудырмас, яудырса да, анда адәмнәрнең хакы түгел, хайваннарның хакы гына булыр...”
Хәдистән аңлашылганча, әгәр кеше ризыгын (акчасын) хәләл юл белән тапса һәм аңа бирелгән малдан (уңыштан) Аллаһ кушканча файдаланса, бу мал кешегә сөенеч китерер һәм аны бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шулай ук әйтте: “Хәрамнан тыелсагыз, хәләлен алдыгызга китереп куярмын”, дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: pixabay.com.