+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 ноябрь 2024, 16:55

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Республика җитәкчесе төбәк халкын бәйрәм белән котлады һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

- Бу бәйрәм безнең Ватанга ихлас мәхәббәтебезне, Ватаныбызның күпгасырлык тарихына ихтирамыбызны, өлкән буыннарның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына лаеклы булырга омтылуыбызны гәүдәләндерә, - диде Радий Хәбиров. - Тарих үзе безгә җитди янаулар һәм чакырулар алдында берләшү, бөек илнең чын яклаучылары һәм патриотлары булу, аның иминлеге өчен хезмәт итү никадәр мөһим булуын искә төшерә.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда гасырлар дәвамында 100дән артык милләт һәм төрле конфессия вәкилләре дус һәм тату яши, безнең бөек илебез мәнфәгатьләрен яклый.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның көчле һәм нык Русиянең аякка басуына керткән зур өлешен билгеләп үтте.

- Без сезнең белән катлаулы вакытта яшибез, илебез өчен хәлиткеч чорда. Һәм без алга бару өчен бердәмлекнең, җаваплы хезмәтнең, үҗәтлекнең, кыюлыкның мөһимлеген тулысынча аңларга тиешбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстан һәрвакыт Русиянең терәге булды һәм булачак. Көчле индустрия, авыл хуҗалыгы, алдынгы фән, мәгариф, үсеш алган мәдәният һәм спорт төбәге. Без киләчәктә дә куәтне ныгытачакбыз, илебезнең һәм республикабызның байлыгын арттырачакбыз. Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим! Тынычлык һәм чәчәк ату! Байрам менән, ватандаштар!

Чыгышын йомгаклап, республика Башлыгы Башкортстанның дәүләт бүләкләрен, шулай ук фән һәм техника өлкәсендә 2024 елга дәүләт премияләрен тапшырды.

Тантаналы чара республиканың иҗат коллективлары һәм башкаручылары концерты белән тәмамланды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас