- Бүген Халыклар бердәмлеге көне алдыннан без үзен Ватанга, илебезгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырабыз.
Бу залда хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, укытучыларны, галимнәрне, табибларны, аграрийларны, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны, төрле һөнәрдәге талантлы кешеләрне чын күңелдән сәламлим, - диде Радий Хәбиров. - Намуслы хезмәт, бердәм булу, тарихи хәтергә, рухи кыйммәтләргә сакчыл караш бүген безнең җирдә тынычлык һәм татулык шарты булып тора.
Без яугирләребез белән горурланабыз. Алар хәрби бурычларын намус белән башкаралар, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Без һәрвакыт махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ышанычлы терәк булачакбыз. Тугандаш Донбасс, Русиянең яңа төбәкләренә ярдәмен дәвам итәбез. Республикабызның медицина, юл һәм коммуналь хезмәткәрләре тыныч тормышны тергезүдә катнаша, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә.
Бүген безнең барыбыз өчен дә изге бурыч - Ватаныбыз суверенитетын саклау, яшәү, хезмәт итү, балаларны ирекле һәм бәйсез илдә үстерү хокугын, туган телгә, мәдәнияткә һәм тарихка хокукын саклап калу.
Безнең һәрберебез көч һәм мөмкинлекләребез буенча җиңүгә үз өлешен кертә. Шушы көннәрдә югары җитештерү казанышлары өчен без юл тармагы хезмәткәрләрен, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәрен бүләкләдек. Сезнең намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, хөрмәтле дусларыгыз, илебезнең һәм республикабызның куәтен, байлыгын ныгытуга хезмәт итә.
Фото: glavarb.ru