+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 ноябрь 2024, 15:45

Жюри командасы билгеләнде

Уфада Агыйдел буендагы колоннаданың иң яхшы фотосурәтенә жюри командасы билгеләнде.

Жюри командасы билгеләндеЖюри командасы билгеләнде
Жюри командасы билгеләнде


Рамил Рәхимов - Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары (жюри рәисе), Шамил Вәлиев – республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Алиса Инапшба - Абхазия Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт буенча дәүләт комитеты матбугат сәркәтибе, Идрис Кара-Осман улы - Абхазия Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт буенча дәүләт комитетының яшьләр бүлеге башлыгы, Азат Мөхәммәдҗанов - Башкортстан Башлыгы Хакимияте фотографы, Лариса Прокофьева - «Генпроект» компаниясенең баш архитекторы, Уфа колоннадасы проектының баш архитекторы, Элиза Саванина – «Уфа.Собака.ru» журналы нәшире, Эльмира Саматова – Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, Диана Сәфәргалиева – Башкортстан Башлыгы матбугат сәркәтибе, Халит Сафин - профессиональ фоторәссам, Ибраһим Чкадуа – фотограф, режиссер, "Русиянең алтын күзе" премиясе лауреаты,
Станислав Шахов - "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары, "Эксперт Башкортостан" гәзитенең баш мөхәррире, Ирина Шоцкая – "Газпром-Медиа" холдингның «Инсайт кешеләр» продюссерлык үзәгенең төбәк җитәкчесе.
Конкурста катнашырга теләүчеләр сылтама аша кереп, гариза язарга тиеш: (https://forms.yandex.ru/u/67189b3c5d2a063b3a8995b2/) .
Фотоконкурс 25 октябрьдән 24 ноябрьгә кадәр бара.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас