+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 ноябрь 2024, 06:15

Ике пенсионер мошенникларга 3 миллион "бүләк иткән"

Әти-әниләрегез белән тагын бер тапкыр сөйләшегез, мошенниклар турында җентеклерәк аңлатыгыз әле!

Ике пенсионер мошенникларга 3 миллион "бүләк иткән"Ике пенсионер мошенникларга 3 миллион "бүләк иткән"
Ике пенсионер мошенникларга 3 миллион "бүләк иткән"
Уфада яшәүче 71 яшьлек кеше үзен "Росфинмониторинг" хезмәткәре дип таныштырган хатыннан шалтырату алган. Ул аңа мошенникларның аның исеменә кредитлар рәсмиләштерүе турында хәбәр иткән һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Шуннан соң аңа үзен Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесе дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Ул кредит буенча мошенниклар акча алган, аннары аларны чит ил счетларына күчергәннәр, дип сөйләгән. "Тикшерүче" бу күчерүләрдә пенсионерның катнашуы расланса, җинаять эше кузгатылырга мөмкин, дип кисәтә. Ул шулай ук уфалыга булган хәл турында беркемгә дә сөйләмәскә киңәш итә һәм "яшерен мәгълүматны" фаш иткән өчен җаваплылыкка тарттыру белән яный.

Тиздән Уфада яшәүчегә тагын үзен финанс хезмәте хезмәткәре дип таныштырган хатын-кыз шалтырата. Ул аның кертемнәре һәм банк карталары турында мәгълүмат сорый. Үзенә чыннан да ярдәм итүләренә ышанып, ир-ат үзенең сакланган акчалары турындагы мәгълүматлар белән уртаклаша. Алга таба мошенник аны банкка барырга, акчаларны алырга һәм аларны "махсус" хәвефсез счетка күчерергә күндерә. Мошенникларның үгетләүләренә бирелеп, пенсионер аларга 2 миллион сумга якын акча күчергән.

Охшаш очрак республиканың Благовар районында да булган. Языково авылында яшәүче 69 яшьлек хатын янәсе ФСБ хезмәткәрләреннән шалтырату алган. Җинаятьчеләр иминлек хезмәте сыйфатында пенсионерны акчаны махсуслаштырылган счетларга күчерергә кирәк дип ышандырган. Аферистлар аның исеменә шулай ук кредитлар рәсмиләштерелә һәм акчалар чит ил гражданнарына күчерелә, дип аңлата. Үзенең иминлеге өчен курыккан пенсионер банкка китә, анда 1 миллион сумнан артык акча алып, аларны мошенникларга күчерә.

Сак булыгыз! Бернинди дә "хәвефсез исәпләр" юк. Бу - мошенниклар тозагы. Анда капмагыз!

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас