+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 ноябрь 2024, 09:45

Ун яшьлек бала янып үлгән

Бу вакытта аның әти-әнисе күршеләрдә булган. Игезәк сеңлесе янгыннан чыгып котыла алган.

Ун яшьлек бала янып үлгәнУн яшьлек бала янып үлгән
Ун яшьлек бала янып үлгән
Кыйгы районының Ибрай авылына МЧС сүндерүчеләре бүрәнә йортны сүндерергә килгән.

МЧС дознавателе янгын чыккан вакытта йортта ике игезәк сеңел булганлыгын ачыклаган. Әти-әниләре һәм тагын ике бала күршеләрдә була. Янгын чыккач, кызларның берсе йөгереп чыгып өлгерә һәм әтисен ярдәмгә чакыра. 41 яшьлек гаилә башлыгы кызын коткарырга тырышып караган, ләкин аны таба алмаган һәм II һәм III дәрәҗәдәге көчле пешүләр алган, тәненең 50 проценты пешеп, аны ашыгыч рәвештә реанимациягә китергәннәр.

Соңрак, янгын урынын тикшерү барышында, кызганычка каршы, һәлак булган кыз табылган, дип хәбәр иттеләр МЧСта.

«Бу 2024 ел башыннан һәлак булган 10нчы бала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Янгын сүндерелгән. Сүндерүгә 8 белгеч һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: "пресс-служба ГУ МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас