+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 ноябрь 2024, 19:45

Нефтекама бәйрәм итә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Нефтекамада бик күп мәдәни, социаль, спорт чаралары үтте. Шулай ук бу датаны шәһәр бик матур ачышлар белән каршы алды: әйтик, 9нчы мәктәптә тантаналы рәвештә «Самбо мәктәбе» Бөтенрусия проекты һәм «Бердәм Русия» партиясенең «Za самбо» проекты кысаларында җиһазландырылган спорт залы ачылды. Бу - шәһәрдә шундый икенче махсуслаштырылган мәйданчык, беренчесе башкорт гимназиясендә уңышлы эшли.

Нефтекама бәйрәм итә
Нефтекама бәйрәм итә

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм алдыннан "Сәнгать төне" Бөтенрусия акциясе үтте. Биредә төрле милләт халыклары катнашлыгында тирән эчтәлекле концерт программасы булды, анда Милли-мәдәни үзәкнең "Выжыкум" удмурт фольклор ансамбле, "Чулпан" татар җыр ансамбле, " Эрвел сем" мари ансамбле солисты Евдокия Валишина, шулай ук солистлар Римма Таһирова, Зинида Фәйзуллина чыгыш ясадылар.
Бәйрәм чаралары бик матур үтте.

Гөлнара Гыйлемханова.
Нефтекама шәһәре.
Автор фотосы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: