ЛХРда алар госпитальләрдә яраланган сугышчыларга ярдәм күрсәтәчәк, аларны операцияләргә әзерләячәк, палаталарда кизү торачак.
Отряд составында - хәрбиләрнең хатыннары, әниләре һәм кыз туганнары гына түгел, ә гражданкада үз якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан ирекле хатын-кызлар да бар.
Волонтерлар отряд оештыру инициативасы белән Башкортстан Башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Радий Хәбиров бу мәсьәләне һәм, Русия Оборона министрлыгы белән килештереп, аерым алганда, алга таба активистларга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
СВО зонасында волонтерлар ике атна торачак, шуннан соң аларны киләсе отряд алыштырачак.
Фото: "электрогазета"