+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 ноябрь 2024, 10:25

Балтач мөселманнары гошер сәдакасы җыйды

Иманлы бәндәләр яшәгән төбәктә бу изге эш һәр елда зур оешканлык белән башкарыла.

Балтач мөселманнары гошер сәдакасы җыйды
Балтач мөселманнары гошер сәдакасы җыйды

Зәкятнең бер төре булган гошер сәдакасының төгәл күләме булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән - уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән. Бу нәрсә дигән сүз? Мисал өчен, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы.

Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә китерә ала. Гошер сәдакасы малга бәрәкәт бирә. Әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән, башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аны икеләтә кайтара. Шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Бу эш Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Шул вакытта гына аның нәтиҗәсен кеше бу дөньяда ук күрәчәк.

Бу сәдаканы тыныч тормыш хакына кулларына корал тотып Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләребезгә ярдәм йөзеннән җыю һәм озату да яхшы гамәл.

Еш кына: “Гошер сәдакасын бирүнең билгеле бер вакыты бармы?” — дип сорыйлар. Гадәттә, аны көз көннәрендә, уңыш җыеп алынгач бирәләр. Көзнең кайсы аенда да ярый, соңрак бирү дә гаеп түгел.

"Иске Балтач авылында алтын көз аенда “Үзәк мәчет”тә гошер сәдакасы җыю оештырылды. Аны жыю бик актив үтте. Ике атна эчендә, район үзәгеннән тыш, башка авыллардан да төрле яшелчәләр китерделәр. Югары Карыш, Иске Тимкә, Көнтүгеш, Мата, Текән, Чишмә һәм башка авыллардан изге гамәлгә кушылучылар быел да күп булды. Бал, консервалар ясап китерүчеләрнең дә елдан-ел артуын күреп күңел сөенде. Ике гаилә шәкертләргә Корбан ите дә җибәрде. Җыелган яшелчәләр бер машина әрҗәсенә генә сыймагач, ике рейс ясалды. Русия Ислам университеты шәкертләренә Уфа мәдрәсәсеннән килеп алдылар. Мөселман кардәшләребезгә бу гамәлләре Аллаһтан игелек, савап булып кайтсын", — диде “Үзәк мәчет” имам-хатыйбы Филүс хәзрәт Камалтдинов, дип яза Балтач районыннан журналист Аида Хәйртдинова.

Фото: Филүс хәзрәт Камалтдинов.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: