+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 ноябрь 2024, 11:50

Халык фронты «РАДАР.НФ» сервисына кушылырга чакыра

Гомум сизгерлек, шикле очракларга игътибар гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска яисә аның нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итәчәк.

Халык фронты «РАДАР.НФ» сервисына кушылырга чакыраХалык фронты «РАДАР.НФ» сервисына кушылырга чакыра
Халык фронты «РАДАР.НФ» сервисына кушылырга чакыра
Моның өчен телефонга кушымта куярга кирәк. Әгәр шикле объектлар – пилотсыз очу аппаратлары, ракеталар, шартлаулар, шикле кешеләр төркемен күрсәгез, кушымтаны ачыгыз, телефоныгызны объект хәрәкәте юнәлеше буенча тотыгыз һәм нәрсә күрүегезне сайлагыз.

Пилотсыз очу аппаратлары беренчел чиратта билгеләнгән. Әгәр нинди объект белән очрашуыгызны белмәсәгез - «белмим» билгесенә, арытаба «хәбәр ит» төймәсенә басыгыз. Сезнең сигнал тиз арада карау һәм кабул итү өчен җаваплы федераль хезмәтләргә җибәрелә.

Әгәр аралашу вакытында челтәр югала икән, система сигналны терки һәм кулланучыга телефон челтәрдә барлыкка килү белән нинди мәгълүмат тапшырылачагы турында хәбәр итә. Шулай ук, кушымта шикле объектның фотографиясен һәм тасвирламасын өстәмә тапшырырга мөмкинлек бирә. Кушымтада объект турында хәбәр иткәннән соң, оператив хезмәткә 112 номеры буенча шалтыратыгыз.

Сылтамасы һәм фото: https://onf.ru/radar

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас