Алар торак шартларын «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә яхшырта алды. Быел Иглин районы федераль бюджеттан алты йорт төзү өчен 24 миллион сумнан артык субсидия алган.
Наем килешүләре буенча торакны авылда эшләүче белгечләргә тапшырганнар. Алар арасында - Иглин үзәк район дәваханәсенең өч хезмәткәре, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры, Башкортстан агросәнәгать колледжы филиалы педагогы һәм 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.
Йортлар тулысынча әзер. Аларны сантехника һәм газ плитәләре белән комплектлаганнар, инженерлык коммуникацияләренә тоташтырганнар.
Яңа йорт ачкычларын тапшыру тантанасында Башкортстан Башлыгы авыл территорияләрен үстерү программасының әһәмиятен ассызыклады, ул республика районнарында профессиональ кадрларны беркетүгә ярдәм итә.
- Яшь гаиләләр йорт яны хуҗалыклары алып бара башлый. Аларның монда яшәве, эшләве, балалар тәрбияләве мөһим, – диде Радий Хәбиров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел Башкортстан муниципалитетлары «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру өчен 361 миллион сумнан артык акча алган. Бу 5,5 мең квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшырырга һәм 85 гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Хезмәт килешүе буенча биш ел эшләгәннән соң бу йортларда яшәүчеләр аларны төзелеш бәясенең 10 процентына сатып ала алачак, ә 10 ел узгач – бер процентка.
Фото: glavarb.ru