+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Ноября 2024, 08:15

Сакалың ничә карыш?

“Үзе бер карыш, сакалы биш карыш” дигән сүзләр халык әкиятләрендә еш очырый. Күпме озынлыкта булган соң ул сакал? Яисә “Түтәрәм-түтәрәм тарым бар, күтәрә алсаң, барын ал” дигән башваткычны кем генә белми? Бер түтәрәм тары күпме авырлыкта булган? Сезнең игътибарга борынгы үлчәү берәмлекләрен тәкъдим итәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сакалың ничә карыш?Сакалың ничә карыш?
Сакалың ничә карыш?

Күз күреме (тигез урында күреп була торган ара) — 3-4 чакрым.

Өрмәк (эт өргән тавышны ишетеп була торган ара) — 2-3 чакрым.

Ук атымы (атылган укның очу ераклыгы) — 0,6 чакрым.

Колач — 1,7-1,8 метр.

Терсәк — 45 сантиметр.

Адым — 70 сантиметр.

Тотам (кул яссысы, дүрт илле) — 7,5-8,5 сантиметр.

Бер илле (бармак юанлыгы) — 1,5 сантиметр.

Сөям (кече карыш — имән һәм кече бармаклар арасы) — 16 сантиметр.

Карыш (имән һәм чәнчә бармаклар арасы) — 18 сантиметр.

Авырлык үлчәү: пот — 16 килограмм; батман — 4 пот чамасы; кадак (гөрәнкә) — 409,5 грамм; мыскал — 4,5 грамм; түтәрәм — нәрсәнең дә булса чиреге.

Безнең бабайлар чиләк, капчык, пөдәүкә, коштабак кебек үлчәү берәмлекләре дә кулланган.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин