Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Чын мөселман әхирәттән дә, дөньядан да ваз кичмәс. Дөньясын калдырып, әхирәте өчен генә тырышучыгыз хәерле, яхшы мөселман түгел. Әхирәтен калдырып, дөньясы өчен генә тырышучыгыз да хәерле мөселман түгел. Кешенең хәерлесе, яхшысы дөньясы өчен әхирәтен калдырмас, әхирәте өчен дөньясын калдырмас, икесен дә бергә алып барыр һәм башкаларга йөк булмас”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең иң күп кылган догаларыннан берсе: “Әй, Раббыбыз, безгә дөньяда да, әхирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм утыннан сакла”, – дигәнедер.
Дөньяда бәхетле булыр өчен, әхирәтне онытмыйча, тырышлык белән яшәргә кирәк. Чөнки дөнья тормышы фанидыр, ул бик тиз үтеп китәчәк, мәгәр әхирәт тормышы гына мәңгелек.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Дөнья – әхирәтнең кырыдыр. Ул кырга нәрсә чәчсәң, әхирәттә шуны урырсың".
Бер галимнең әйтүенчә, дөньяда ике төрле кеше бар: берсен дөнья алдый, чөнки ул Аллаһны да, әхирәтне дә оныткан, дөнья тормышы өчен генә тырыша, икенчесе дөньяны алдый, чөнки ул дөнья өчен дә, әхирәт өчен дә тырыша, икесен дә бергә алып бара. Сез дә икенчесе кебек булыгыз, дөнья сезне алдамасын, сез дөньяны алдагыз”, дип яза мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин