Укулар быел декабрьдә һәм киләсе елның гыйнварында узачак һәм бизнес үсешенең барлык төп этапларын: эшкуарлык нигезләрен, маркетинг, финанслар һәм идарә итүне үз эченә алачак.
- Әлеге программаның актуальлеге хатын-кызларга бизнесны уңышлы алып бару өчен шартлар булдыру, шулай ук укыту, коучинг һәм психологик ярдәмне үз эченә алган системалы ярдәмгә ихтыяҗ белән аңлатыла, бизнес алып бару өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге генә биреп калмый, тәҗрибә уртаклашу һәм бер-берсенә ярдәм итү өчен дә киңлек тудыра, - дип билгеләп үтте Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Программада катнашучы 50 хатын-кыз күп өстенлекләр алачак, шул исәптән индивидуаль бизнес-коучинг һәм остазлык, республика психология үзәге белгечләреннән диагностика һәм тернәкләндерү курслары белән психологик ярдәм, шулай ук «Бизнес-Премьер» финал чарасында үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.
Гаризалар 2024 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Проектта катнашу өчен әлеге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Шуннан соң катнашучыларны беренчел сайлап алу узачак, нәтиҗәләр хәбәр ителәчәк. Урыннар саны чикләнгән.