+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 ноябрь 2024, 12:55

Уфа Ялта Халыкара икътисади форумына әзерләнә

5 декабрьдә Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Алтынчы Ялта халыкара икътисади форумы (ЯМЭФ) узачак. Элегрәк тиешле документка Кырым Башлыгы Сергей Аксенов кул куйды.

Уфа Ялта Халыкара икътисади форумына әзерләнәУфа Ялта Халыкара икътисади форумына әзерләнә
Уфа Ялта Халыкара икътисади форумына әзерләнә

Халыкара чараны уздыру мәйданчыгы - Көрәш сарае, ул республика башкаласының 450 еллыгына төзелде. Ул Европада әлеге спорт төренең иң зур спорт объекты булып тора.

Бүгенге көндә ЯМЭФта катнашулары турында Азия, Африка, Европа һәм Төньяк Американың 34 иле вәкилләре белдерде. Болар - парламент депутатлары, башкарма хакимият органнары һәм сәяси партияләр вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм журналистлар. Исемлек форумны үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсе буенча киңәйтелергә мөмкин. Моннан тыш, онлайн-форматта 90нан артык ил катнашуы планлаштырыла, шул исәптән Латин Америкасы һәм Кариб Бассейны илләре вәкилләре дә.

ЯМЭФ 2015 елдан Кырымда уздырыла, әмма быел кунакчыл Уфага күчәчәк.

Ялта Халыкара икътисади форумы Русиянең иң эре икътисади форумнары дүртлегенә керә. Тугыз ел элек узган беренче форумда дөньяның 13 иленнән 600дән артык кеше катнашты: Русия, Италия, Словения, Төркия, Гонконг, Япония, Чехия, Швейцария, Греция, Казахстан, Израиль, Һиндстан һәм Сербия. 2019 елда узган ЯМЭФта да катнашучылар саны дөньяның 100 иленнән 4,5 мең кешедән артып китте. Форум нәтиҗәләре буенча 1700 эш урыны булдырылган 215 миллиард сумлык 102 килешү төзелгән.

Коронавирус пандемиясе аркасында форум 2020 һәм 2021 елларда үткәрелмәде, ә аннары чараны логистика белән проблемалар аркасында кичектерергә карар кылынды. Һәм менә ЯМЭФ-2024, ким дигәндә, 2019 елның форумы нәтиҗәләрен кабатлап, кунакларны кабул итәргә әзер.

Фото: yalta-forum.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас