+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 ноябрь 2024, 04:10

Баш мөхәрриребездә - дәрәҗәле бүләк!

Президент Владимир Путин Башкортстанда яшәүче хезмәт алдынгыларын дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указларга кул куйды.

Баш мөхәрриребездә - дәрәҗәле бүләк!Баш мөхәрриребездә - дәрәҗәле бүләк!
Баш мөхәрриребездә - дәрәҗәле бүләк!

«Кызыл таң» гәзите, «Тулпар» һәм «Әллүки» журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов күпьеллык намуслы хезмәте һәм ирешелгән уңышлары өчен икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медаленә лаек булды.

Шундый ук бүләк Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтовка да тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр арасында табиблар, укытучылар һәм башка хезмәт ияләре бар.

Фаил Камил улын дәрәҗәле бүләк белән ихлас котлап, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас