Әд-Дәрими Ибне Габбастан Расүлуллаһның мондый хәдисен риваять итә: “Көн башында “Йәсин” сүрәсен укучының – көн дәвамында, ә төнлә "Йәсин" укучының иртәнге вакытка кадәр мәшәкатьләре җиңеләйтелә”.
Ибне Мәсгуд радыяллаһу ганһе мондый хәдис тапшыра:
“Берәү һәр төнне “Тәбәәракәл-ләзии...”не (“Әл-Мүльк” (“Тәбәрак”) сүрәсен) укыса, шуның сәбәбендә Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан коткарыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм вакытында без аны “коткара торган” дип атый идек” (имам Ән-Нәсаи).
Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз, күңелләребез тыныч булса иде”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.