+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 ноябрь 2024, 07:12

Майонез бетсә нишлисез?

Үзебез ясыйбыз! Тиз һәм тәмле була.

Майонез бетсә нишлисез?Майонез бетсә нишлисез?
Майонез бетсә нишлисез?

Алда ял көннәре, ягъни аш-су бүлмәсендә була торган көн. Майонез бетеп китсә, нишлисез, кызлар? Үзем белгән рецептны язып куйыйм әле, бәлки файдасы тияр.

Алабыз:
2 йомырка
1чәй калагы тоз
1чәй калагы шикәр комы
1чәй калагы горчица
Блендерны төпкә батырып болгата башлыйм да, 2-3 тапкыр өсти-өсти 320 мл сыек май салам. (Рецептында шулай язылган, мин чамалап кына эшлим.) Иң ахырдан 1 чәй калагы уксус яки лимон суты өстәп болгатып бетерәм.

Люция Сабирҗанова фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас