+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 ноябрь 2024, 16:40

Уфада Русия-Казахстан форумы узачак

Уфа шәһәрендә Русия һәм Казахстан арасында XX Төбәкара хезмәттәшлек форумы узачак. Чараны Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Казахстан Республикасы Сәүдә һәм интеграция министрлыгы оештыра.

Уфада Русия-Казахстан форумы узачак
Уфада Русия-Казахстан форумы узачак
Форум ел саен ике илнең икътисади, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрен саклау һәм үстерү өчен уздырыла. Традиция буенча анда бизнес, фәнни һәм иҗтимагый даирә вәкилләре, министрлыклар җитәкчеләре, Русия Федерациясе субъектлары башлыклары һәм Казахстан Республикасы өлкәләре җитәкчеләре катнаша. Чарада 3500 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Моңа кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Казахстан - Русия төбәгенең төп партнерларының берсе. Башкортстан-Казахстан мөнәсәбәтләре күпгасырлык тарихка ия, ә уртак этник бәйләнешләр үз тамырлары белән тирән китә. Бүген ике республика парламентара, эшлекле элемтәләрне, шулай ук уртак инвестицион проектларны актив үстерә.

- Без Казахстанның динамик рәвештә үсүен күзәтәбез. Безнең еллык сәүдә әйләнеше 500 млн долларга якынлашты һәм ул, чыннан да, бик зур үсеш потенциалына ия. Якын киләчәктә без аны тормышка ашырырга тырышачакбыз. Шул ук вакытта сәнәгать кооперациясе юнәлешендә актив эшләргә кирәк. Казахстанда үз җитештерүләрен ачкан Башкортстан предприятиеләре санының артуын күрәбез, - диде Радий Хәбиров.

Катнашучыларны кызыклы эшлекле һәм мәдәни программа көтә. Ике көн эчендә Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру, ике илнең төбәкара элемтәләрен һәм сәнәгать кооперациясе мөмкинлекләрен киңәйтү темасына фикер алышу булачак.

Чара көннәре: 26-27 ноябрь.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: