+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 ноябрь 2024, 04:50

Явыз ата кылыгы өчен җавап бирәчәк!

Бу видеоны күрмәгән кеше калмагандыр инде. Шөкер, йорт подъездларындагы, лифтларындагы камералардан берни дә яшереп булмый.

Явыз ата кылыгы өчен җавап бирәчәк!Явыз ата кылыгы өчен җавап бирәчәк!
Явыз ата кылыгы өчен җавап бирәчәк!
Уфада Сипайловода урнашкан йортларның берсендә әтисе кечкенә баланы тибеп очырды. Мескен сабый лифтка очып керде.

Баксаң, ул энесен еккан икән. Ата кеше туктаусыз сүгенүен лифтта да дәвам итте. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоязмада әниләренең малайны якларга тырышуы күренә, ләкин аңа да эләгә.

Республика Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, бу факт буенча тикшерү оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча әтисенең балага карата рәхимсез мөгамәләсе факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас