+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 ноябрь 2024, 13:35

Яугирләрнең гаиләләре ярдәмсез калмый

Башкортстанда студент-волонтерлар СВОда катнашучыларның гаиләләренә актив ярдәм итә. Алар ишегалларын җыештыра, уңыш җыярга булыша, яшелчә бакчалары казый, утын яра.

Яугирләрнең гаиләләре ярдәмсез калмый
Яугирләрнең гаиләләре ярдәмсез калмый

Битараф булмаган яшьләр Урал аръягы агросәнәгать колледжында укый. Махсус хәрби операция башлангач, аның базасында Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабы бүлеге оештырылды.

Баймак районының Яшьләр эшләре комитеты рәисе Альбина Байгутлина «Электрогазета»га штабка СВО, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы, район хакимияте әгъзаларыннан мөрәҗәгатьләр килүе турында сөйләгән. Нигездә, алар - көнкүреш характерындагы үтенечләр.

- СВОда катнашучыларның әти-әниләре, хатыннары мөрәҗәгать итә, территорияне җыештырырга, утын кисәргә, йортны яисә хуҗалык корылмаларын җыештырырга ярдәм итүләрен сорый. Без бу заявкаларны җыябыз һәм волонтерлар штабына тапшырабыз. Урал аръягы агросәнәгать колледжында 20гә якын актив студент-волонтер бар, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Заявка күләменнән чыгып, адрес буенча биш-ун кешелек бригадалар китә, - дигән ул.

Колледжда Волонтерлар штабы 2022 елда ачылган. Студентлар арасында волонтер булырга теләүчеләр күп. Барысы да бик актив һәм позитив, теләсә нинди эшкә дәртләнеп алыналар.

Соңгы заявкаларның берсе хәрби хезмәткәрнең гаиләсеннән килгән. Егетләрдән кыш алдыннан өй янындагы участокны җыештыруларын сораганнар. Студентлар куелган бурычны бик яхшы үтәгән. Ә моңа кадәр бер яугирнең әти-әнисенә утын яруда ярдәм кирәк булган. Егетләр барысын да тиз башкарып чыккан.

Урал аръягы агросәнәгать колледжы директоры Илдус Зәйнуллин «Баймак ТВ»га биргән интервьюсында сөйләгәнчә, уку йорты базасында ике ел элек шулай ук коры душ, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм дроннарга каршы плащлар җитештерү оештырылган. Күптән түгел колледжга Башкортстанның башка районнарыннан волонтерлар килгән һәм студентларны яралыларны ташу өчен волокушалар ясарга һәм «Изгелек талисманы» саклагычларын үрергә өйрәткән. Студентлар бу мөһим һәм кирәкле эшкә дә актив кушылган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: