Дәүләт думасында дәүләт һәм муниципаль бюджетлардан концертларга һәм корпоративларга чыгымнарны 1 миллион сумга кадәр чикли торган закон проекты тәкъдим иттеләр. Инициатор - «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт думасы вице-спикеры Владислав Даванков.
Закон проекты нигезендә, Хөкүмәт дәүләт ихтыяҗлары өчен музыкаль чаралар оештыруга максималь бәяләр билгеләргә тиеш. Тәнкыйть уяткан мисал булып җырчы Shaman (Ярослав Дронов) катнашлыгында берничә миллион сумлык концерт уздыру турында килешү тора. Закон проекты мондый чыгымнарны киметүне күздә тота, янга калдырылган акчаларны сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, СВОга юнәлтергә тәкъдим ителә.
Августта "Петербург-концерт" оешмасы Сарай мәйданында концерт уздыруга 20 млн сумлык контракт төзегән. Аның 15 миллионы Полина Гагаринага тапшырылган. Ике ел элек Новосибирскиның туган көнендә җырлаган өчен Гагарина 7 миллион сум алып киткән. Әйткәндәй, әлеге җырчы Уфаның 450 еллыгына да килгән иде...
фото: мк.ру