Леонид Ильич Брежнев - 18 ел дәвамында СССРны җитәкләгән шәхес.
Ул - 1964 елдан алып 1982 елда вафат булганчыга кадәр югары җитәкче вазыйфасын биләгән совет дәүләт, сәясәт һәм партия эшлеклесе. Ул - дүрт тапкыр Советлар Союзы Герое, Социалистик хезмәт Герое булуы белән дә башкалардан аерылып торган җитәкче буларак халыкның хәтерендә калды. Шулай ук, Л.И. Брежнев СССРны җитәкләгән соңгы елларны "торгынлык" дип тә атыйлар. Ничек кенә булмасын, СССРда туганнарның нәкъ шушы еллары иң гүзәл хатирәләр белән дә бәйле.
Фото: ru.wikipedia.org