Дәүләт җыелышы-Корылтайда Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышы үтте. Аны комитет рәисе Илшат Вәзигатов үткәрде.
Утырыш башында депутатлар Башкортстан территориясендә авыл хуҗалыгы терлекләрен көтүне һәм кууны оештыру турындагы мәгълүматны тыңлады. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт власте органнары, шулай ук, район һәм шәһәр хакимияте вәкилләре видео-конференц-элемтә режимында чакырылган иде.
Комитет рәисе Илшат Вәзигатов Дәүләт җыелышы-Корылтайга район хакимияте башлыкларыннан мөрәҗәгатьләр килүе турында белдерде, алар идентификацияләнмәгән авыл хуҗалыгы терлекләрен контрольсез көтүгә карата борчылуын белдерә. Малларны контрольсез көтү, аларның гомум файдаланудагы юлларда йөрүе юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында авыл хуҗалыгы хайваннарын бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә.
─ Бу вакыт эчендә федераль законнарда бик күп үзгәрешләр булуын исәпкә алып, хәзерге вакытта безнең законны актуальләштерү һәм үзгәрешләр кертү таләп ителә, ─– дип билгеләде депутат. ─– Муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы терлекләрен көтү һәм куу кагыйдәләренә ярашлы, автомобиль һәм тимер юллар янындагы территорияләрдә терлек һәм кош-корт көтү тыела. Мал хуҗалары һәм көтүчеләр аларны даими күзәтеп торырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел 28 июньдә Башкортстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә авыл хуҗалыгы терлекләрен көтү һәм куу тәртибен бозган өчен җаваплылык катгыйландырылды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет карары проекты әзерләнде, ул искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләп бетереләчәк.
Фото: башинформ