+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 ноябрь 2024, 17:25

Ринат Кудашев вафат

РСФСРның атказанган төзүчесе Ринат Кудашев 88 яшендә вафат булган.

Ринат Кудашев вафат
Ринат Кудашев вафат


Бүздәктә туып үскән Ринат Кудашев Башкортстанда, Самара, Пермь, Актүбә, Мангышлак һәм башка шәһәрләрдә нефть промыселларын төзекләндерү белән шөгыльләнә, Ырынбурда, Октябрьскийда, Туймазыда йорт төзү комбинатлары һәм заводлары төзү белән шөгыльләнә, торак пунктларга газлаштыруда һәм башка эшләрдә катнаша. Үз карьерасында ул мастердан СССР Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгының "Главнефтегазстрой" башлыгына кадәр юл үтә, техник фәннәр кандидаты була.

Күп мактаулы исемнәр иясе Ринат Шагали улы танылган морзалар фамилиясен йөртә, һәрвакыт ата-бабаларының үткәне белән кызыксынды һәм башкаларга да үз тамырларын онытмаска булыша.

Ринат Кудашев ике Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар Дуслыгы һәм «Мактау билгесе» орденнарына ия була.

"Кызыл таң" гәзите редакциясе мәрхүмнең якыннары, туганнарының кайгысын уртаклаша.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: