Ноябрьдә Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Звонок урынына музыка» проектын башлап җибәрәчәк.
Хәзер традицион кыңгыраулар урынына популяр көйләр һәм классик әсәрләр фрагментлары яңгыраячак. Проект илнең барлык мәктәпләрен колачлаячак, ул укучыларны музыка мәдәниятенә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, дип хәбәр ителә министрлык сайтында.
Агымдагы уку елында яңгыраячак көйләр билгеле бер истәлекле даталарга багышлана. Аларны Русиянең төрле төбәкләреннән балалар музыкаль коллективлары яздырачак. Ноябрьдә бу Александра Пахмутова җырларыннан өзекләр булачак (композиторның тууына 95 ел тулу уңаеннан). Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 400 әсәр арасыннан дүрт җыр сайлап алынган: «Орлята учатся летать», «Хорошие девчата», «Надежда» һәм «Трус не играет в хоккей».
Декабрьдә мәктәп кыңгырауларын Петр Чайковский балетларыннан музыкаль фрагментлар алмаштырачак. Киләсе елның гыйнварыннан майга кадәр звонок көйләре илнең тарихи даталарына багышланачак.
Фото: башинформ