+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 ноябрь 2024, 04:30

Тик син генә

Икенчедән...Бәрәңге белән кәбестәдән торган шулпага, аның хәтта суганы да юк иде бугай, арзан балык консервасы салып бутаганнар да шуның белән вәссәлам иткәннәр...

Тик син генәТик син генә
Тик син генә
Ачыгуың җиткәч, беренче калаклары бик җиңел керә, тик соңрак гайрәтне чигерә башлый. Бу ашка шикәр дә салынгандыр кебек тоела. Алай түгелдер инде ул, ашка шикәр салмыйлар бит инде. “Второй” дигәне дә әллә ни булып чыкмады. Шикәр һәм тагы ниндидер тәмләткечләр кушып, суда пешерелгән манный боткасы. Аның каравы, зур бокалга ясалган сөтсез чәй тәмле иде. Каты ул үзе һәм шикәрле. Тик бу очракта шикәр чәйнең тәмен бозмый, киресенчә, аңа ниндидер үзенчәлекле бер чалым биреп, тәмләтеп тора.
Күп тә үтмәде, ишектәге тәрәзәчек кабат ачылып китте:
– Савыт-сабаны бирегез! – дигән тавыш ишетелде.
Илнур чәен тиз генә эчеп бетерде дә шаяртырга уйлады:
– Ә бирмәсәм?
Аңа шундук коры җавап кайтардылар:
– Кичке аш булмаячак.
Шаяртуны аңлау да юк. Ачулану да юк. Бары тик фактларны теркәү. Коры битарафлык. Шомландыра торган мондый битарафлыктан югалыбрак калган Илнур шундук савыт-сабаны җыеп бирде. Тәрәзә ябылды. Илнур өстәл артына барып утырды.
– Төшке аштан соң ярты сәгать ял, – дигән битараф тавыш ишетелде.
Илнур аның каян килүен чамаларга тырышып, күзләрен йөгертте. Стенага уеп ясалган колонка сыманрак нәрсә бар икән. Егет аны тарткалап карады. Колонка бармак юанлык тимер рәшәткәләр артында иде, аның тавышын көйләп тә, туктатып та булмый. Әллә нинди уйларга бирелмәкче иде, “ярты сәгать ял” дигәнне искә төшереп, караватка барып ятты. Моннан ары ниләр көтәчәген белеп булмый, эләккәндә ятып торырга кирәк.
11
Кул сугышы буенча күнекмәләр үткәрү өчен алар җир өстендәге спорт мәйданчыгына чыкты. Монда бер груша асып куелган иде. Аның янында берничә гантель, катыргы тартма­ларның берсендә бокс перчаткалары, калганнарында тагын нәрсәләрдер. Күнекмәләр беткәч, барысын да алып китәләр – бернинди эз калмый. Читтәрәк тапталып беткән чирәмлек, күрәсең, көч сынашулар шунда уза.
– Башта разминка ясап алырбыз, – диде Джон һәм җиңелчә генә йөгереп китте. – Миннән ун метрдан да арттарак калма.
Илнур көлемсерәде. Шундый акрын гына барган кешедән ничек артта каласың ди инде! Теләсә, ул аны үзе калдырып китә әле... Ләкин Джон акырынлап кына тизлекне арттыра барды һәм аның белән янәшә йөгерү авырлаша башлады. Өстәвенә, кояш кыздыра, маңгайларга, борын очларына тир бәреп чыга. Күнегелмәгән ят кием тәнгә ышкылып җәфалый. Кыйналу да үзен сиздерә, әле теге төше, әле бу төше авыртып ала. Тик сер бирергә ярамый иде. Илнур биш метр тирәсеннән дә калышмаска тырышты.
Аланлык буйлап йөгергәндә шулай иде. Көтмәгәндә Джон урманга каерды да чытырман арасына кереп китте. Монда йөгерү күпкә кыенрак: аяк астындагы вак куакларның кайсын сикереп чыгарга, кайсын урап узарга кирәк, кайберләре аякны сыдырып кала. Джонның бик исе китми, ул тизлеген бик үк киметми дә – мондый урыннарда йөгереп өйрәнгәнгәдер инде. Ә Илнур йөдәп бетте. Ахыр чиктә, буыннары йомшарды, үпкәләре сызгыргандай тоела башлады. Берәр куакка абынып егылса, торып басарлык хәле дә юк иде бугай. Ярый әле тиздән аланлыкка кабат чыктылар да Джон җиңелчә йөгерүгә күчте.
Спорт мәйданчыгына җитүгә аларны ябык кына гәүдәле бер егет көтеп тора иде. Илнур кебек үк киемнән. Йөзен сакал-мыек баскан.
– Бәреп ек шуны! – дип боерды Джон, – син аны сугып аударырга тиеш!
Илнур йөгереп килгән уңайга, егет күрешергә кул сузды.
– Күрешмә, бәреп ек! – дип боерды Джон.
Илнур егетнең сузылган кулына игътибар итеп тормастан, аның ияк төбенә тартты. Көчле генә бәрде. Аперкот ясарга ул ярата иде. Әмма йодрыгы һаваны гына телеп узды. Сакаллы егет бер адым да читкә атламаган килеш ничектер янтаеп калды. Илнурның күзе маңгаена менде. Ничек шулай булдырып була икән? Хәтта ул бер мизгелгә бу егет өрәк, яки голограмма-фәлән түгел микән дип шикләнеп тә куйды.
– Бәр тагын! – дип кыздырды Джон. – Бәр!
Илнур бер мәлгә тынып калды. Көндәше белән араны билгеләргә тырышты, аның ничегрәк күченү мөмкинлеген чамалады. Салкын канлы булырга кирәк. Һәм үзенең ярышлар вакытында куллана торган иң яраткан алымнар берлеген күз алдыннан үткәрде. Җитезлек, төгәллек кирәк иде. Һәм бөтен мөмкинлеген бер ноктага туплап һөҗүмгә күчте. Ярыйсы гына килеп чыкты. Сугу техникасы да, тизлеге дә, төгәллеге дә... Ләкин көндәше бер-ике хәрәкәт кенә ясады да бер зыянсыз көйгә аягында басып калды. Бу чынлап та Өрәк-егет иде.
– Яхшы, – дип көлде Джон. – Әлегә җитеп торыр.
Алар кабат Илнурның бүлмәсенә керделәр. Джон аны груша янына алып килде.
– Моңа кадәр спорт секциясендә өйрәнгәннәреңне оныт, – диде ул әтиләрчә хәстәрлекле тавыш белән. – Спорт белән урам сугышы — икесе ике нәрсә. Сугышта сине чикли торган кагыйдәләр юк. Монда синең аягыңны югары күтәрүең, сикерүең – матур алымнар ясавың беркемгә дә кирәкми. Син тамашачылар, яки судьялар өчен эшләмисең. Синең төп максатың исән калу. Ә көндәшеңнең төп максаты сине үтерү, яки һуштан яздыру. Шуның өчен монда иң гади һәм үтемле алымнар таләп ителә. Андый алымнар да бик күп. Тик син аларның барысын да тиешенчә үзләштереп бетерә алмаячаксың. Үзеңне саклау өчен берничә алым җитә. Менә, карап тор.
Джон груша алдына басты.
– Игътибар белән кара.
Илнур ничек кенә игътибарлы булырга тырышса да күреп җиткерә алмады. Джон сизелер-сизелмәс хәрәкәт кенә ясаган кебек булды. Ә груша уртасында тирән бер яра булып йодрык эзе калды.
– Урам сугышында күп нәрсәне кискенлек һәм көтелмәгәнлек хәл итә, – диде Джон баягы хәрәкәтен әкеренәйтеп кабатлап. – Һәм төгәллек. Кешенең авырту нокталары бар, син төп-төгәл шул нокталарга бәрергә тиешсең. Хәтта сугуың баһадирларча көчле булмаса да, бу дошманыңны билгеле бер вакытка сафтан чыгарачак. Ә хәзер минем арттан кабатла.
Джон акрын гына уч төбе белән сугу техникасын күрсәтте. Илнур аның артыннан кабатлады.
– Юк, алай түгел, – дип төзәтте Джон. – Менә болай. Син бары тик кулың белән генә сугасың. Дулкын синең аякларыңнан ук килеп бөтен гәүдәңә күчәргә тиеш. Гәүдәңдәге гайрәтне уятырга. Һәм син шул гайрәтнең барысын да кулыңа күчерәсең. Бу очракта сугу көче күп тапкыр арта. Менә болай. Сизәсеңме?
Илнур аның күрсәткәннәрен җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Беренчесе килеп чыкмады. Икенчесе ничектер сизелер-сизелмәс кенә булды. Әмма акрын гына кабатлый торгач, ул аякларыннан килгән агымның үз тәненә күчеп көчәюен тойган кебек булды. Хәзер аны кулга күчерергә кирәк иде. Күп тапкырлар кабатлый торгач, анысы да килеп чыга башлады.
– Менә шулай, – дип сөенде Джон. – Бүгенгә шушы күнегүне кабатла. Уң кулың белән дә, сулы белән дә. Көч дулкынын аякларыңнан тәнеңә, тәнеңнән кулларыңа күчерергә өйрән. Моны тизләтү өчен менә мондый күнегүләр яса.
Һәм ул берничә күнегү өйрәтте. Болар бик катлаулы хәрәкәтләр түгел иде. Әмма күнегелгән булмагач, җайсыз тоелдылар, арыттылар. Өстәвенә, көч агымын күзәтергә, сулышны дөрес алырга да кирәк иде. Боларын өйрәнгәч тә талгын гына хәрәкәт иткән җирдән кинәт кискен итеп бәрү өлешен үзләштерә алмый интекте. Күнегүләр бераз килеп чыга башлагач, Джон кичке ашка кадәр кабатларга кушып саубуллашты:
– Иртәгә иртә белән йөгерергә чыгабыз, – диде ул. – Аннан соң — ату буенча күнекмәләр. Кичке аштан соң яхшылап ял ит. Бер арада синең рюкзагыңны алырга килерләр. Шулай тиеш. Бирмәскә тырыш. Сугыш. Җиңелсәң – алып китәләр, җиңсәң – үзеңдә кала.
Ул киткәч, Илнур күнегүләрне озак кына кабатлады. Сугу алымын үзләштерергә тырышты. Яхшы гына килеп чыга башлады. Ул хәтта: “Эх, менә бу хәрәкәтләрне Джон күрсә!” – дип уфтанып та куйды. Озак кына шулай маташкач, ишек тәрәзәсе ачылып китте дә аннан:
– Кичке аш! – дип аваз салдылар.
Кичке ашның да әллә ни рәте юк иде. Төеп пешерелгән бәрәңге. Суда пешергәннәр бугай. Тозы да юк. Бер сынык икмәк, анысы да каткан арыш ипие. Сөтсез сыек чәй. Шикәре күп. Эчкәндә тәмле кебек тоелса да, тамакны киптерә. Ярый әле бүлмәдә су бар. Тынчыган тәм килеп тора торуын, әмма салкын, сусауны баса алырлык.
Кичке аштан соң бераз ял алырга дип ятса, ишек ачылып китте һәм аннан үзе кебек үк киенгән өч егет килеп керде. Берсе коры гына әйтеп куйды:
– Үзең белән алып килгән бөтен әйберләреңне дә тапшырырга кирәк булыр.
– Ни өчен? – дип көлемсерәде Илнур. – Миңа бу хакта берни дә әйтмәделәр.
– Шулай кирәк.
Тавыш коры, анда бернинди хис–тойгы заты юк иде. Әйтерсең, кеше түгел, ә ниндидер робот сөйләшә.
– Мин бирмим, – диде Илнур шундый ук робот тавышы чыгарырга тырышып. – Бирмәскә куштылар.
– Без алабыз, – егет әле булса карават почмагында торган рюкзакны эләктерде.
– Урынына куй! – Илнур егет өстенә килә башлады. – Яки ипи шүрлегеңә менеп төшәм.
Егет аңа бераз карап торды. Күзләрендә нур юк, алар салкын пыяла шикелле иде. “Чынлап та робот бугай болар, – дип уйлады Илнур һәм арка үзәге буйлап салкын йөгергәндәй тоелды. – Тере кеше шул дәрәҗәдә салкын, шул хәтле битараф була алмый бит инде...”

Марат Кәбиров.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас