-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 ноябрь , 10:31

Бөек Җиңүдә һәркемнең өлеше бар

"Минем шәҗәрәм" конкурсында катнашыгыз.

Бөек Җиңүдә һәркемнең өлеше бар
Бөек Җиңүдә һәркемнең өлеше бар

Башкортстанның Архив эшләре идарәсе һәм Башкортстан Республикасының Милли архивы тарафыннан «Минем бабаларым - Ватанны саклаучылар» темасына "Минем шәҗәрәм" VIII Ачык республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелә. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча оештырылган: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларымның батырлыгы һәм шәҗәрәсе»;
«Тыл хезмәтчәннәренең һәм аларның шәжәрәләренең хезмәт батырлыгы»;
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы минем гаилә шәҗәрәсендә (тавышлы видеопрезентацияләр)".

Гаризалар һәм конкурс эшләре 2024 елның 1 ноябреннән 2025 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Гаризаларны һәм конкурс эшләрен түбәндәге электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: shezhere.rodoslovnaya@yandex.ru.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: