Билгесез кешеләр «Боронғо башҡорт ҡалаһы» мессенджеры чатына мәгълүмати фейклар җибәрде. Хәбәрләрдә, имеш, башкаланың чакыру пунктында 312 егетне җыйганнар, начар шартларда тоталар, Курск юнәлешендә "мясорубка"га җибәрергә телиләр, дип язалар. Фейк мессенджерның ябык чатлары буйлап таралды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы тикшерү уздырган һәм Уфа чакыру пунктының штат режимында эшләвен ачыклаган. Башкортстан Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Спартак Джикаев сөйләгәнчә, егетләрне махсус операция уздыру зонасына, шулай ук Курск өлкәсенә җибәрмәячәкләр.
- Мин интернет челтәрендә таратылган бу язманы укыдым. Тулы җаваплылык белән белдерәм, бу ялган мәгълүмат, чынбарлыкка туры килми. Октябрьдә 800дән артык кешене озаттык, егетләр Мәскәү, Самара, Саратов һәм Ленинград өлкәләрендә, шулай ук Ростов өлкәсенең көньягында хезмәт итә. Нигездә - Үзәк федераль округ. Срочниклар октябрьдә дә, ноябрьдә дә Курскка җибәрелмәде, – дип билгеләде Джикаев.
Фото: "военный комиссариат РБ"