+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 ноябрь 2024, 14:50

Радий Хәбиров «Легпром-2024» V форум-күргәзмәсендә чыгыш ясады

12 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ЭКСПО» комплексында уза торган «Легпром-2024» V форум-күргәзмәсендә катнашты.

Радий Хәбиров «Легпром-2024» V форум-күргәзмәсендә чыгыш ясадыРадий Хәбиров «Легпром-2024» V форум-күргәзмәсендә чыгыш ясады
Радий Хәбиров «Легпром-2024» V форум-күргәзмәсендә чыгыш ясады

Ачылу тантанасы республика җитештерүчеләренең һәм дизайнерларының заманча кием-салым коллекцияләрен күрсәтүдән башланды.

Сәламләү сүзендә Башкортстан Башлыгы җиңел сәнәгать хезмәткәрләренә төбәкнең икътисадын ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

- Мин җиңел сәнәгать предприятиеләренең күп җитәкчеләре белән шәхсән таныш. Һәм беләм, алар үз производстволарын нинди теләк белән үстерә, үз коллективлары турында ничек кайгырта. Хезмәтегез, тармакны үстерергә теләгегез өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда җиңел сәнәгать - ул минем өчен аерым тарих. Минемчә, бу тармакны үстерү безнең ил һәм республика өчен милли идеяләрнең берсе булырга тиеш.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанда җиңел сәнәгать предприятиеләренең динамик үсешен билгеләп үтте.

Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы җиңел сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шулай ук Радий Хәбиров телекүпер режимында Туймазы районында урнашкан «РиаПласт» җәмгыятенең тегү-хәзерләү цехын сафка кертте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас