Биредә Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентларының, Уфа технология һәм дизайн колледжы укучыларының һәм укытучыларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды. Моннан тыш, Башкортстан Профсоюзлар федерациясе советының XVI утырышы, Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссиянең тантаналы җыелыш булды, хезмәт коллективларының иң яхшылары, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм барышында профсоюз активистларына наградалар тапшырылды, төрле мәсьәләләр каралды.
Энергетика, химия, машиналар эшләү, авиацияя, нефть, газ сәнәгате, элемтә, дәүләт оешмалары, сәламәтлек саклау, аграр сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, автотранспорт, тимер юл, медицина хезмәткәрләре профсоюзлары хезмәткәрләренең эше бяләп бетмәслек. Аларның һәммәсенә дә хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек телибез.
Фото: "Башинформ"