Ташламалы ипотеканы гамәлдән чыгару, төп ставканы күтәрү, кыйммәтле кредитлар һәм кадрлар кытлыгы күчемсез милек базарына сизелерлек йогынты ясады, алар төзүчеләрнең гадәти эш ритмын бозды.
- Узган 9 айда республикада 2,3 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шуның 426 мең кв. метры - күпфатирлы йортлар, 1,8 млн. кв. метры - шәхси торак төзелеше объектлары. Торак төзелеше темплары бераз кимеде, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Шулай ук ипотека кредитларын бирү күләме дә кимегән. Базарның шактый акрынаюы өченче кварталда булды. 9 айда 141 млрд. сумнан артык күләмдәге 45,6 мең кредит бирелгән. Бу сан буенча - 23,6 процентка, узган елгы дәрәҗә күләме буенча 24,1 процентка кимрәк.
Әмма базар шартларында бирелгән ипотека кредитлары өлеше үсүен дәвам итә. Нәтиҗәдә, "торак" кредитлары буенча уртача процент ставкасы арта.
Төзүчеләргә һәм торак сатып алучыларга ярдәмнең актуаль коралы буларак, "Жилстройсбережение" системасын үстерү турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов сөйләде.
Фото: pravitelstvorb.ru