+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 ноябрь 2024, 14:23

Чын егет нинди була?

Сибайдан унынчы сыйныфта укучы 109 егет Алкино-2 бистәсендәге «Авангард» үзәге базасында биш көнлек уку җыеннарында булды.

Чын егет нинди була?Чын егет нинди була?
Чын егет нинди була?

Егетләр хәрбиләштерелгән эстафетада катнашты, ату, тактик, сафта йөрү, медицина әзерлеге нигезләрен, корал белән эш итәргә, төрле куркынычлардан саклану чаралары белән эшләргә өйрәнде, парашют вышкасыннан беренче сикерүләр ясады, "Геройлар ярышы"нда физик чыдамлык һәм команда рухы күрсәтте.

- Чаралар югары дәрәҗәдә оештырылды, барлык дәресләр - тактик әзерлектән алып, физик күнегүләргә кадәр - кызыклы һәм фәһемле үтте. Без ашаганда һәм йоклаганда гына ял иттек. Ашханәдә бик тәмле һәм туклыклы итеп, көнгә 5 тапкыр ашаттылар. Шулай ук, без парашют белән сикердек, автоматтан аттык. «Партизаннар авылы"нда булдык, анда Бөек Ватан сугышы яугирләренең тарихы турында күбрәк белдек, - ди укучы Арслан Дәүләтбаев.

Фото: sib-worker.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас