+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 ноябрь 2024, 08:50

Мәләвездә 8нче мәктәп яңартыла

Мәләвездә "Бердәм Русия" партиясе десанты игътибары үзәгендә торучы 8нче мәктәпкә капиталь ремонт дәвам итә. Партиянең мәгариф учреждениеләрен яңартуга юнәлтелгән халык программасы ярдәмендә мәктәп бинасы күз алдында үзгәрә.

Мәләвездә 8нче мәктәп яңартылаМәләвездә 8нче мәктәп яңартыла
Мәләвездә 8нче мәктәп яңартыла
Мониторинг барышында билгеләп үтелгәнчә, ремонт бригадасы берничә төп этапны уңышлы тәмамлады: бинада тулысынча түбә яңартылган, демонтаж эшләре үткәрелгән, яңа түшәм урнаштырылган һәм цоколь ныгытылган. Хәзерге вакытта эшчеләр бинаның эчке бизәлешен дәвам итә, бинаның фасадын яңарта.

Капиталь ремонт укучылар өчен заманча шартлар булдырырга мөмкинлек бирә: иркен, якты һәм уңайлы сыйныфлар барлык сыйфат һәм хәвефсезлек стандартларына җавап бирә.

«Әлеге проект - «Бердәм Русия» халык программасының җәмгыять өчен мөһим башлангычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүенең тагын бер мисалы. Без районыбызда мәгариф өчен лаеклы шартлар булдырылуын, яшьләр һәм аларның киләчәге өчен аеруча мөһим булуын күрүебезгә шатбыз», - дип билгеләп үтте партдесант вәкилләре.

Яңа уку елына мәктәп үз укучыларын һәм педагогларын уңайлы шартларда кабул итә алсын өчен ремонт эшләрен вакытында тәмамлау планлаштырыла.

Фото: "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас