“Яшь патриотлар өчен ул безнең сугышчыларның батырлыклары, Ватаныбыз, тынычлык, гаилә һәм мәхәббәт турында җырлар башкарды. Җырлар хәрби кинохроника кадрлары һәм видеолар белән үрелеп барды. Балалар хәрби мохиткә чумды, ил язмышы гына түгел, тынычлык, Ватанны саклаучыларның кыюлыгы һәм батырлыгы турында да, катлаулы заман турында да уйланды. “Алгы сызыкта – иң асыл ир-егетләребез”, - дип билгеләп үтте Рамил Бәдамшин.
Гитарага башкарылган һәрбер авторлык җырында ватандашларыбыз өчен горурлык чагыла. Тамашачылар артист белән бергә безнең ил кичергән хис-кичерешләрне уртаклаша алды.
Махсус хәрби опреациядә катнашучы хәзерге заман геройларының батырлыклары темасы балаларның йөрәкләренә үтеп керде, һәм алар чын патриотлар һәм туган җиребезнең чын яклаучылары булып үсәр дип өметләнәбез”, - дип яза Дүртөйле районы хакимияте сайты.
Фото: vk.com/durtulinskiy