Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлеге өлкән дознавателе Рәзинә Сәяхова хәбәр иткәнчә, полиция 42 яшьлек хатынга карата "үтерү белән янау" мәддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.
Инцидент сентябрьдә булган. Үсмер кыз кич белән өенә кайткан, анда ул әнисе белән икесе генә яшәгән. Хатын исерек булган. Ул башта кызының тоткарлануы уңаеннан дәгъваларын әйткән, ә аннары ачуланышу кызган вакытта аны диваннан сөйрәп төшергән, идәнгә егып салган, өстенә утырган, кулы белән муенын кыскан һәм яңакларына суга башлаган.
Хатын берничә минут кызын буа, ниһаять, җибәргәч, өйдән чыгып китәргә куша. Пижамада булган үсмер әбисенә барып җитә һәм шунда куна.
"Шикләнелүче гаебен таныды, үкенде, ләкин күрсәтмәләр бирүдән баш тартты, үзенең конституцион хокукыннан файдаланып, үз-үзенә каршы күрсәтмә бирмәде. Кызы белән татулашты. Тикшерү тәмамланды. Материаллар судка карау өчен тапшырылды", — дигән мәгълүмат бирде Рәзинә Сәяхова.
Фото: башинформ