Гаилә башлыгы шәһәрнең 7нче мәктәбендә математика укытучысы булып эшли, хатыны – хуҗабикә. Өлкән балалар эшли, ә опекада булган ике кызы колледжда укый.
Кече уллары Илназга быел 13 яшь тулган. 2021 елда футбол уйнаганда ул, трансформаторга эләккән тупны алам дип, токка сугылган иде. Илназның ике кулын да ампутацияләделәр, ул алты операция кичерде һәм бүген заманча протезлар белән яши. "Кызыл таң" бу вакыйга хакында күп язды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның октябрендә Радий Хәбиров яшүсмер белән «Киртәләрне җимереп» Бөтенрусия форум-күргәзмәсе мәйданчыгында аралашты һәм Илназның гаиләсенә барырга булды.
Өйдә малай Башкортстан Башлыгына программалаштыру белән ничек шөгыльләнүен күрсәтте, онлайн-мәктәпләрдә укуы турында сөйләде.
Илназның әнисе улларының 7нче сыйныфта көндезге формада укуын, алты сыйныфны "бишле"ләргә тәмамлавын билгеләп үтте. Яшүсмер шулай ук катлаулы тормыш хәленә тарыган башка балалар белән еш аралаша.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре безгә шалтырата, Илназдан үз үрнәге белән яшьтәшләрен дәртләндерүен сорый, - дип сөйли малайның әти-әнисе. - Улыбызның республикада дуслары бик күп. Илназ шулай ук спорт белән шөгыльләнә, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган балалар өчен җиңел атлетика буенча республика беренчелекләрендә, шулай ук Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр уеннарында күп тапкырлар җиңүче булып тора. Ул Паралимпия чемпионы булырга хыяллана.
Илназ Дәүләтов киләчәктә блокчейн-технологияләр нигезендә хәйрия фонды төзергә хыяллануын әйтте, анда медицина ярдәменә мохтаҗ һәр бала аны ала алыр иде.
Радий Хәбиров Илназга яхшы укуын һәм яңа спорт җиңүләре яулавын теләде. Ул шулай ук барлык кайгыларны бергә кичергән һәм уңышларга сөенгән шундый бәхетле һәм тату гаиләне күрүгә шат булуын билгеләп үтте.
- Малай авыр җәрәхәт алгач та сүнмәде. Киресенчә, шәхси үрнәге белән ул башка кешеләрне рухландыра, аларга үз көчләренә ышаныч бирә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров журналистлар белән аралашканда. – Без «Киртәләрне җимереп" форумында таныштык. Илназ - бик нурлы кеше, мин аның йөзендә чын дус таптым.