+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 ноябрь 2024, 06:50

Элекке генеральный директор СВОга киткән

"Газпром нефтехим Салават" предприятиесенең элекке генеральный директоры Айрат Кәримов махсус операциягә контрактчы булып киткән. Бу хакта аның адвокаты Игорь Бушманов хәбәр итә.

Элекке генеральный директор СВОга киткәнЭлекке генеральный директор СВОга киткән
Элекке генеральный директор СВОга киткән
Бушманов сүзләренчә, бу - Кәримовка каршы кузгатылган тикшерү эше белән бәйле түгел, ә уйланылган карар. Исегезгә төшерәбез, элегрәк оешманың элекке гендиректорын аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләделәр — тикшерүнең беренчел версиясе буенча, аның Салаватта ял базасын законсыз хосусыйлаштыруга катнашлыгы булырга мөмкин. Соңрак Башкортстанның Югары суды Ленин районы судының гаепләнүчене кулга алу турындагы карарын кире какты һәм чик кую чарасын өй арестына үзгәртте.

"Бу - уйланылган карар, кузгатылган эш белән берничек тә бәйле түгел, ул, минемчә, болай да аның файдасына тәмамланды. Ягъни бу - аның гражданлык позициясе, мин хөрмәт иткән, уйланылган позиция. Суд аны кабул итте, тикшерү буенча эшне туктатып торды», — дип шәрехләде адвокат.

Суд эше фигурант СВОда булганда туктатып торыла, ул кайтканнан соң, яраланган яисә дәүләт бүләге белән бүләкләнгән очракта, суд эшне яңартырга һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә хокуклы.

«Ул кичергән авырудан соң дәваланды, сәламәтлеге азмы-күпме яхшыргач, контракт төзеде», — дип өсти адвокат.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас