Вәли карт белән Таибә карчык йортында зур сөйләшү көтелә. Ижевскида яшәгән төпчек кызы Рәшидә әнисенә шалтыратып зарын түккән иде:
– Яшәмим! Аерылам! Кайтам, әнкәй! – диде дә мышык-мышык елап җибәрде.
– Ни булды? Аңлатыбрак сөйлә, балам! – диде Таибә коты очып.
– Киявегез гүләйт итә! Кунарга да кайтмый! Ә мин... ы-ы-ы.. – дип сузды. – Мин өйдә бала белән утырам, ыһы-һыыы... Ул арада яшь баласы уяныпмы, елый башлады.
– Ярар, балам, бирешмә. Кайтыгыз. Бу атнадан да калмый кайтыгыз. Берәр әмәлен табарбыз. Елап ятма... – дияргә генә өлгерде Таибә, кызы трубканы салды.
Ә Таибәнең йөрәге кузгалды. “Гүләйт итә башлаган! Ах, оятсыз кияү! Нәрсә җитмәде икән? Эш урыныннын бирелгән бүлмәләре бар. Яшәп торырга ярарлык. Яхшырак хатын тапты микән? Алай булса, минем баламнан артык булырлык кем икән ул? И, юньсез! Туйда да күзе-башы уйнап торганга охшаган иде. Чибәр дә шул, чукынчык. Кыз-кыркын укыган, белеме булган ирне аздырырга күп сорамас шул. Бер әмәлен табарга кирәк. Табарга кирәк!” – дип барын-югын кушып әллә нинди уй-шикләргә бирелде. Ә үзе план корды.
Алда – Май бәйрәмнәре. Ял көннәре туры килә. Балалар шул сылтау белән кайтачак. Менә шунда барысын да җыеп, иманын укытырга кирәк булыр кияүнең.
Таибә – кызу канлы карчык. Таибә – ут, Вәли – су, диләр алар турында. Карчыгы төрткән ялкынны кирәк чакта бабае оста сүндерүче. Бу юлы ни булып бетәр?
Таибә танышына сугымга киткән ире кайтканны түземсезләнеп көтте.
Менә кайтты Вәли.
– Балалардан хәбәр-хәтер юкмы? – дип үзе сорады ул, кайтып керә керешкә.
– Бар шул, – диде Таибә. – Рәшидә ызванить итте.
– Әйбәтләрме?
– Әйбәт түгел ди шул. Теге оятсыз гуляйт итә башлаган!
– Илһам кияүмени?
– Әйе!
– Бер дә әйбәт булмаган. Точно гуляйт итә микән соң?
– Кунарга да кайтмаган! Оятсыз! Ә безнең кыз өйдә бала белән утыра. Бала-ка-ееммм... – Таибә елый ук башлады.
– Елама, карчык. Кунарга кайтмау гуляйт итү булмый әле ул. Аны доказать итәргә дә кирәк. Яшь чакта төрлесе була инде...
– Син нәрсә, Вәли? Әллә үзеңнең дә... яшь чагыңда?
– Юк инде, тынычлан, Таибә.
Карт, карчыгын тынычландырып, өстәл янына килде. Таибә аш салып утыртты. Ашап-эчеп алдылар да тагын шул темага әйләнеп кайттылар.
– Кайтырга куштым Рәшидәгә. Равил кияү белән Зилә кызыма да әйтәм. Кави улым белән Гөлсем килен дә килеп җитәрләр. Шушы өстәл артында, бөтен гаилә алдында йөзен кызартыйк кияүнең. Гомергә сабак алырлык булсын. Башкача чит-миткә карап йөрмәсен! Безнең кызыбызның күзенә генә карап торсын!
Вәли карчыгы белән килеште:
– Ярар, Таибә, ярар. Син ничек әйтсәң, шулай булыр, – диде дә, маллары янына ашыкты.
Ә Таибә телефоннан кызына, улына шалтыратып фәлән көнне Рәшидә белән Илһамның кайтуын әйтте.
– Кияү гуләйт итә башлаган бит, оятсыз! – дип өстәргә дә онытмады.
* * *
– Әнкәй, син бәлеш пешерерсең, тәбикмәк миннән булыр, – дип шалтыратты Зилә, Илһам кияүгә гаилә “хөкем карары” чыгарырга бер көн кала.
Үзәк ашханәдә өлкән пешекче булып эшләгән Гөлсем тәмле итеп мантыйлар әзерләячәк. Таибә үзе бәлеш янына токмач кисеп күркә итеннән аш та пешерергә булды. Бу йортта һәр очрашу шундый төстә үтә. Һәр бала үзенең сыен күтәреп килә. Тормышы иңке-миңке Рәшидәгә бу юлы андый мәшәкать өстәмәскә булдылар.
Менә ул көн дә җитте. Беренче булып өлкән кызлары Зилә белән кияүләре Равил машинасы капка төбенә килеп туктады. Гармунчы Равил гармунын да онытмаган. Башка бәйрәмнәрдә җырчы Зилә моңлы җырлары белән табыннарын бизәп, олы бәйрәм, кече туй үткәреп таралышалар иде.
– Ай-һай, бүген гармуныңа урын булыр микән, кияү, бик җитди сөйләшү көтелә бит. Бик җитди сөйләшү көтелә, – дип каршылады Таибә кияве белән кызын.
– Вайна план пакажет, әби, – диде кияү, шаяртып. Гармунын алгы бүлмәдәге урындыкка урнаштырды.
Кави белән Гөлсем дә озак көттермәделәр. Кави килү белән мунча ягып җибәрде.
– Әнкәй, мантыйларны хәзер үк тезеп плитә өстенә куярбыз, пешә торсыннар, озак тормаслар, кайтып та җитәр Рәшидәләр, – диде Гөлсем.
– Әйе, балам, – диде Таибә. Үзе күз дә каш олы юлга карап гуләйт иткән кияве белән Рәшидәсен көтте.
– Балакаем юлда да елап кайта микән инде? – карчык яулыгы очына күз яшьләрен сөртте.
* * *
– Кайталар, “борынладылар”, – диде Равил.
Тәрәзәгә төбәлделәр.
Урам башында кияүләре Илһамның кызыл “Калина”сы күренде.
– Йөрергә менә дигән машинасы да бар. Шул машинасы белән гуляйт иткәндер әле, мәлгунь... – Таибә анда да киявен әрләп алырга онытмады.
Өй каршына килеп туктаган машина янына чыктылар. Арткы ишекне бала күтәргән Рәшидә ачты.
– Бала-ка-еммм! – дип Таибә кызын кочып алды, сабые йоклый иде.
– Әйдәгез, әйдә. Әле дә ярый имин генә кайтып җиттегез.
Руль артында утырган Илһам чыгарга ашыкмады. Хәлен аңлар өчен аның урынында булу да кирәк түгел иде.
– Әйдә, кияү, кайтып җиткәч, узыгыз. Көтәбез сезне, – диде бабай, кул сузып.
Кияү җылы караш көтмәгән иде, кул сузып исәнләште. Акрын гына атлап өйгә керде. Рәшидә үзен энәләрен тырпайткан керпе кебек тота. Таибәнең бәләкәй киявен күргәч күңеле язылгандай булды. “Бер генә дә тәртипсез балага охшамаган Илһамыбыз. Ниләр генә булды икән? Нинди генә шайтан үтте икән араларыннан? Ярый, уйлаган эшне башлап карыйк”, дип фикер йөртте. Кави белән Гөлсем дә, Равил белән Зилә дә Илһамга чит итеп карамыйлар. Моны да сизми калмады карчык.
Өй уртасына корылган зур табын артына утырыштылар. Таибә карчык башта аш чыгарды.
– Аш ашап алыйк, балалар.
Май кояшының нурлары тәрәзәдән төшеп күзләрне чагылдыра. Таибә барып бер тәрәзәнең чаршавын каплады. Кояш нуры һаман төште. Икенче тәрәзәне япты. Илһам турысындагы нур барыбер калды. Вәли, моны күреп, Равилгә күз кысты. “Әһә, бабай ниндидер этлек уйлый”, дип төшенде олы кияү.
Илһам кыенсынып кына утырды. Ашны да теләр-теләмәс ашады. Ул үзенә чыгарыласы “хөкем карары”н көтә иде. Рәшидә аңа таба борылмый да. Итәгенә утырткан нәни Арслан гына әле берсенә карап елмая, әле икенчесенә “выжн..., выжн” дип үз телендә нәрсәдер аңлатырга тырыша. Кулына Таибә карчык тоттырган зур агач кашык белән үзалдына ямь табып уйнап утыра.
“Рәшидә аерылам, ди. Шушы баласын атасыннан читләштереп! Нужәли эш шуңа барып җитәр?” Табын артында утырганнарны бу мәлдә борчыган уй, мөгаен, шул булгандыр.
– Тәәәк, балалар. Бәйрәм алды булса да, без бүген бәйрәмгә җыелмадык. Бу йортка җыелуның сәбәбе бик “сирьюз”. Равил кияү белән Зилә кызыбыз, Кави улыбыз белән Гөлсем киленебез матур гына яшәп яталар. Рәшидә кызыбызның тормышы кыл өстендә. Без балабызны ирдән кимсетелеп яшәр өчен үстермәдек. Ну, буласы булган, кияү сынатты. Хәзер сүзне йортның хуҗасына, атагызга бирәм. Җә, Вәли, сүз сиңа! – диде дә Таибә карчык урынына барып утырды.
Барысы да Вәли картка борылды. Хәтта нәни Арслан да кашыгын болгамады. Иреннәрен бөтереп очлайтып, күзләрен зур ачып бер ят өн чыгарып утырды: “у...у...ууу”. Ә Илһамның башы иелгәннән-иелде. Ул бабасы янәшәсенә утырган иде.
– Һе! Сүз миңа дисең инде, карчык? Нәрсә сөйләргә соң миңа? – диде Вәли ике учын тубыгына ышкып.
– Я инде, башыңны исәргә салма. Олы кешесең. Уртага салып, сындырып әйт тә куй! – Таибә карчыкның үз законы закон.
– Уртага салып сындырып дисең инде? Ярый алайса. Илһам кияү, ул чагында соравым сиңа. Нәрсә булды?
Кияү, күтәрелеп карамый гына җавап бирде:
– Кунарга кайтмадым...
– Ничә көн кайтмадың?
– Дүрт көн... – Илһам кияүнең иелгән башы өстәлгә тия язды.
Килен белән кияү, ул белән кыз “ыһһһ”, “мыһһһ” килеп алды.
– Дүрт көн! Әле мин бер көн дип торам?! Дүрт көн буена өенә кайтмаган! – дип уң учын ботына чапты Таибә.
– Азрак булган шул, кияү, – диде Вәли.
– Ничек?
– Ничек азрак булган?
– Монысы нәрсә дигән сүз тагын?
– Эй, кияү, иткәч, иткәч, дүрт көн генә гуляйт итмиләр инде. Берәр атна булса әллә?! – диде Вәли карт. Илһам, башын күтәреп, бабасына карады, чәчен сыпырып куйды. – Моннан соң гуләйт итәргә уйласаң, озаграк йөр. Колагыңа киртеп куй, – дип киявенең иңбашыннан сөеп куйды да кулын кысты.
Равил белән Кави пырхылдап көлеп җибәрде, аларга Илһам да кушылды.
– Ах, син, карт сантый! Башыңа чүмеч эләгә бит! Мин олы кеше дип аңа сүз бирәм. Ә ул ни сөйли? – Таибә Вәлигә өстәлдәге бәләкәй мистән башы чыгып торган чүмечне алып кизәнмәкче булып, селтәнгәндәй итте. Кави арага керде. Гөлсем дә, Равил белән Зилә дә көлә иде. Вәли карт белән Илһамының кочаклашуын күреп, Рәшидә дә елмаеп куйды. Иң кызыгы авызындагы, дүрт тешен ялтыратып, кулындагы агач кашыгын болгап Арсланның сөенеч белдереп көлүе булды. Сабый баланың шаркылдавы әллә нинди ачуларны да эретергә, дошманнарны дуслаштырырга сәләтле бит ул.
– Биш минутка “перерыв” игълан ителә, – диде Равил. Барысы да гөр килеп ихатага чыкты. Равил гармунының каешын иңбашына элеп, башта дәртле бию көйләрен уйнап җибәрде, аннары йорттан тирә-якка моңлы җырлар яңгырады.
– Мунча да күптән өлгерде, – дип, Кави себеркеләр парлап чыкты. – Кемнәр беренче бара?
– Илһам кияү белән Рәшидә! – диделәр барысы беравыздан.
Тәнәфесләрдән соң мантыйлар да кайнар килеш ашалды, бәлешнең дә төбенә төшелде. Таибәнең токмачлы ашын ике тапкыр җылытып ашадылар.
* * *
Ә бер елдан Илһам белән Рәшидә Арсланны җитәкләп, ак биләүгә төрелгән Айзиләне күтәреп кунакка кайтып керделәр!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.