Компаниянең генеральный директоры Михаил Кравцов билгеләп үткәнчә, "ОЗНА-Измерительные системы" "ОЗНА" компанияләр төркеменә керә, ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша. Технологик процессларны камилләштерү нәтиҗәсендә биредә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4 тапкыр арткан.
Төбәк җитәкчесе предприятие җитәкчелегенә республика көллиятләренең берсе белән кирәкле белгечләр әзерләүгә максатлы килешүләр төзергә тәкъдим итте.
- Якындагы районнарның берсендәге колледжка заявка бирегез, алар сезнең өчен уку программасын яңадан карый алачак, сезнең предприятиенең индустриаль партнеры булачак, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Төбәктә мондый тәҗрибә бар инде.
Компания директоры Марат Нагуманов билгеләп үткәнчә, «Пакер» 1992 елдан бирле эшли һәм илнең иң эре, югары технологияле һәм тиз үсеш алучы 30 предприятиесе исемлегенә керә.
– Без Русиянең һәм якын чит илләрнең барлык нефть-газ комплексы предприятиеләре өчен диярлек җир асты җиһазларын эшләү, җитештерү, китерү һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде Марат Нагуманов.
Башкортстан Башлыгы предприятие цехларында булды һәм җитәкчелек белән производствоны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Төбәк җитәкчесе шулай ук медицина блогын карады һәм төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына компанияне «ПроМед» системасына тоташтыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Бу гомум программага завод хезмәткәрләренең дәвалануы турында мәгълүмат кертергә һәм яшәү урыны буенча дәвалау учреждениеләренә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: glavarb.ru