+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 ноябрь 2024, 08:55

Радий Хәбиров “РиаПласт” компаниясе эшчәнлеге белән танышты

15 ноябрьдә Туймазы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “РиаПласт” предприятиесенең җитештерү мәйданчыгында булды. Монда яңа тегү цехы эшләтеп җибәрделәр, төбәк җитәкчесе аңа “Легпром-2024” форумы-күргәзмәсе кысаларында старт бирде.

Радий Хәбиров “РиаПласт” компаниясе эшчәнлеге белән таныштыРадий Хәбиров “РиаПласт” компаниясе эшчәнлеге белән танышты
Радий Хәбиров “РиаПласт” компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда “РиаПласт” компаниясенең яңа цех төзү буенча проектын “Сәнәгать сәгате”ндә каралды. Предприятиегә дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында ташламалы шартларда җир кишәрлеге бирелде.

Башкортстан Башлыгы җитештерү участокларын һәм продукция үрнәкләрен карады, белгечләрнең хезмәт шартлары белән танышты. “РиаПласт”ның генеральный директоры Ринат Шәйдуллин шулай ук предприятиене алга таба үстерү перспективалары турында сөйләде.

Төбәк җитәкчесе җитештерүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм төбәк сәнәгатенә дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

- Республика инвесторларга җир кишәрлеге бирде, биредә яхшы предприятие барлыкка килде. Биредә хезмәткәрләргә хөрмәт белән карыйлар, уңайлы хезмәт шартлары булдырылган. Хәтта туклану бүлмәсе дә ресторан кебек ясалган, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Кешеләр һәрвакыт шундый заманча һәм социаль җаваплы производстволарга килә. Үз коллективларының эш шартларына игътибар итүче җитәкчеләргә - әфарин.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас